1) Аллаһ тәгалә биргән нигъмәтләр санап бетергесез, чөнки без аларны аңлап һәм күреп тә бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә Аллаһның нигъмәтләрен күрә белү һәм аларның Аллаһтан икәнен аңлый алу, үзе дә зур нигъмәт. "وما بكم من نعمة فمن الله" Сездә булган һәр нигъмәт Аллаһтан . . .
2) Аллаһның нигъмәтләренең берсе, һәм кайчакта без онытып җибәрә торганнарыннан: Аллаһ Тәгалә безнең гамәлләребезне, без тәкъдим иткән әйберләрне кабул итүе. Шул әйберләр өчен әҗер савап бирүе, бездән разый булуы.... Күпме гамәл кылабыз, күпме тырышабыз, күпме вакыт, көч, мал сарыф итәбез. Шуңа күрә шушы эшләрдән соң үзебезгә сорау бирү урынлы:
Аллаһ Тәгалә кылган һәр гамәлебезне дә кабул итәме?
3) Бу хакта Аллаһ Тәгаләнең аятләре һәм пәйгамбәребезнең хәдисләрендә сөйләнә. Гамәлләребез кабул булсын өчен Аллаһ Тәгалә шартлар куйган. Алар арасында ихласлылык (ягъни кылган гамәл-гыйбадәт өчен Аллаһтан гына савап өмет итү), шәригатькә туры килү (ягъни, гамәл-гыйбадәтне пәйгамбәребез өйрәтеп калдырганч
...
Читать дальше »